Авылларда Питрау җыеннары узды
Питрау — җәйнең кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый.
Үткән атнада авылларда Питрау җыеннары узды. Һәр авыл аны үзенчә, матур итеп үткәрде. Авылдашлар, туганнар барысы бергә җыелып бәйрәм иттеләр. Читтән кайтучылар, кунаклар да күп булды.
Менделеевск районының Сәйтәк авылыннан да: «Бәйрәм уеннар һәм җырлар белән күңелле узды. Җирле ансамбльләр һәм карендәшләребез чыгыш ясады. «Карендәшләр» һәм «Туганайлар» ансамбльләре, Виктор Япаев, Яна Шалаумова һәм башкаларның җырларын халык җылы кабул итте. Бәйрәм кунаклары уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, болытлы һава торышы күңел ачуга комачауламады»,— дип хәбәр иттеләр.
Зәйдә Питрауны, элекке гореф-гадәтләргә тугры калып, Кашка тау итәгендәге сихри аланда, матур табигать кочагында уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел ул 25 тапкыр үткәрелә.
«Бәйрәм шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга республикадан җаваплы затлар, күренекле якташлар килде. Милли киемле чибәр кызлар, шаян түтиләр кунакларны сый-нигъмәттән авыз итәргә, Кашка тау чишмәсе суы эчәргә чакыра.
Бәйрәм берничә мәйданчыкта алып барыла. Инешнең ике як яры да бәйрәм шавына күмелгән. Инеш аша салынган агач күперчектән атлап, басу ягына чыгуга балалар мәйданчыгы җәелгән, теләгәннәр сәхнәдә җыр-биюгә сәләтен күрсәтә, төрле уеннарда, аттракционнарда күңел ача»,— дип язды Клара Ермолаева.
Алабуга районында да Питрау бәйрәме узды. 12 июльдә Олы Шурнәк авылында халык җыелды. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул кунакчыллыкны һәм бәйрәм традицияләрен саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. «Бу чын гаилә бәйрәме, дуслык һәм игелекле гореф-гадәтләр бәйрәме», - дип ассызыклады башлык. Бәйрәмдә халык уеннары, спорт ярышлары һәм милли көрәш узды. Шулай ук авыл халкын һәм кунакларны җырлар һәм биюләр сөендерделәр. Балалар өчен балалар мәйданчыгы эшләде, аттракционнар оештырылды. Бәйрәм лотереясе уйнатылды. Бәйрәм якты, масштаблы үтте. Концерт программасы кысаларында автор-җырчы Игорь Дмитриев, «Ак Каз» керәшен халык ансамбле, үзешчән артистлар һәм «Сурәкә» фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Кукмараның Кече Чура авылы да Питрау җыенын гөрләтте. Кайткан кунаклар да, авыл халкы да бәйрәмнән канәгать калды.
Мамадыш районының Албай авылында да Питрауны ел саен көнендә, 12 июльдә уздыралар. Җыр биюләр, уеннар белән үрелеп барган бәйрәмдә танылган җырчылар: Зәринә Хәсәншина, Ильнар Сәфиев, баянчы Булат Шәрипов та бар иде.
Сарман районының Ләке җирлегендә Питрауда Азнакай керәшеннәре дә булып кайткан. Азнакайның «Аяз» керәшен фольклор ансамблекатнашкан.
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында да Питрау бәйрәме гөрләгән. Җыр-биюләрдән тыш, мтур итеп өстәл дә әзерләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев