Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл җирлекләрендә җыеннар уза

Мондый җыеннар һәр районда уздырыла. Нәкъ менә шундый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган барлык сорауларны турыдан-туры бирә, үз теләкләрен белдерә ала.

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылындагы халык җыенын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында узды.

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева еллык эшчәнлекләре турындагы чыгышын хәзерге вакытта махсус операция зонасында хезмәт итүчеләрнең әниләре, томыш иптәшләренә рәхмәт сүзләре әйтүдән башлап җибәрде. Аларга бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бүгенге көндә анда алты авылдашлары батырлык үрнәге күрсәтә.

Светлана Петровнаның отчет докладында эшчәнлекләренең барлык яклары да киң яктыртылды. Мәктәп директоры Надежда Макарова уку-укыту процессы турында сөйләде. Район прокуроры Алмаз Сөләйманов укучыларның буш вакытларын ничек үткәрүләре белән даими кызыксынып торырга, аларның тыелган сайтларга керүенә юл куймау буенча максатчан эш алып барырга, контрольне көчәйтергә тәкъдим итте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу җирлекнең дә эшчәнлеген югары бәяләде, урыннан яңгыраган сорауларга җавап бирде. 

Кайбыч районының Мәлки авылында мәдәният йортында узган җыенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, җирлек башлыгы Федор Поляков район прокуроры Алмаз Сөләйманов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында узды, дип хәбәр итә "Кайбыч таңнары".

«М12 федераль трасса безгә яңа мөмкинлекләр ача, районда яңа эш урыннары барлыкка килә. Тормышның сыйфаты, халыкның яшәү шартлары күзгә күренеп яхшыра. Дәүләт тарафыннан кабул ителгән программалар арасында авылларны үстерүгә юнәлдерелгәннәре дә бар. Моның шулай икәнлеген сез үз җирлегегез мисалында да яхшы күрәсез. Үзара салым программасы гамәлгә кергәч, халыкка аның асылын төбенә тоз коеп диярлек аңлатырга туры килде. Сораулар да күп булды, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә очрады. Ә хәзер җыеннарда бу хакта сүз дә кузгатучы юк, халык аның бик тә кирәкле программа булуын аңлады, чөнки башкарылган эшләр алар күз алдында. Авыл җирлекләре башлыклары җыеннарда үзара салым акчасының нинди эшләргә тотылуы турында тиененә кадәр отчет бирә. Мәлки ягында, гомумән, тырыш, хезмәт сөючән халык яши», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Федор Поляков та үз чыгышында шуңа басым ясады.

«Җирлегебез халкы гомер-гомергә тырышлыгы белән аерылып торды. Авыл җирлегенең нәтиҗәле эшләве халыкның тырышлыгына бәйле. Без терлек асраучылар саны буенча район күләмендә икенче урында торабыз. Виктор Бухаров, мәсәлән, биш сыерга мини-ферма ачты, таналары, кош-кортлары бар» — диде ул.

Җыелыш район прокуроры Алмаз Сөләйманов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында узды. Эльвира Хәсбәтулловна үзмәшгульлек программасының өстенлекләре турында сөйләде.

Фельдшер Любовь Батманова авыл халкын диспансеризацияне, флюорографияне вакытында узарга чакырды. Хәзер күп анализларны үзләрендә алалар. Җыелышта яңгыраган барлык сорауларга да нигезле җаваплар бирелде.

Менделеевск районының Иске Гришкин авылындагы җыенда район башлыгы урынбасары Лейсан Камилевна катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Константин Алексеев башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.

«2023 елда авыл мәктәбенең ашханәсенә ремонт ясалды, җиһаз яңартылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гранты ярдәме белән яңа МТЗ 82 таркторларының ачкычларын тапшырдылар. Үзара салым акчасына зираттагы агачлар киселде, юлга таш җәйдек, мусор баклары алдык, су торбалары куйдык», — дип сөйләде ул.

Җыен ахырында актив авыл халкы рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Мондый җыен Кайбыч районының Иске Тәрбит һәм Чути авыл җирлекләрендә дә узды. Авыл җирлекләренең эшләренә уңай бәя бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев