Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әстерхандагы милли бәйрәмдә керәшен җырулары да яңгыраган

Кукмара районындагы Село-Чураның “Карендәшләр” ансамбле Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылындагы Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты.

27 майда Әстерхан өлкәсенең Җәмәле (Три протока) авылы янындагы мәйданда ил күләмендәге Сабантуйга җыелучылар көне буе күңел ачтылар. Татарстан данын Кукмара районы үзешчәннәре һәм һөнәр осталары яклады – алар милли йорт-җирне хәтерләткән утар корганнар. Милли утардан халык өзелеп тормады. Данлыклы Кукмара итекләрен һәм киез аяк киемнәрен, милли орнаментлы күн чүәкләрне киеп карау белән генә чикләнмичә, күпләр сатып та алды. Кукмара савыт-сабасы, өс-баш киеме, матур итеп бизәкләп үрелгән кәрзиннәр урын алган күргәзмә-сату да күпләрне үзенә тартты.

Кукмараның җирле сәнгать осталары концертын, шул исәптән Село-Чура авылының “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле чыгышын да яратып карадылар.

– Безнең “Карендәшләр” ансамбленең Кукмара ягы керәшеннәре көен дә ошатып тыңладылар. Керәшен такмакларына, “Чабата биюе”нә кушылып, биеп тә алдылар. Ансамбль “Таң ата белмәде”, “Җырлыйк әле” һәм башка җыруларны башкараганда, үзләре дә ияреп көйләделәр, – дип сөйләде Село-Чура мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, 1997 елдан “Карендәшләр” ансамблен җитәкләүче Светлана Тимофеева.

“Карендәшләр”нең җырлауларын ишеткәч, яннарына килеп үз хис-кичерешләре белән уртаклашучылар да күп булган. Керәшен сәхнә киемле артистлар беркемне дә битараф калдырмаган. Татарстаннан килгәннәрен белгәч, якташлар дип, әле берсе әле икенчесе килеп эндәшкән.

“Карендәшләр” ансамбленең беренче мәртәбә генә еракка Сабантуй уздырышырга баруы түгел. Моңа кадәр дә Пенза, Оренбург якларында, Свердловск өлкәсендә һәм Мордовиядә оештырылган бәйрәмнәрдә катнашып, керәшеннәрне халыкка танытканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев