Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артем Пискунов: «Ыштан туздырып йөргән егет-кызларны аңламыйм»

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов инде 15 сезонын эшли.

Шушы дәвер эчендә үзен төрле рольләрдә сынап карады. Театр сәхнәсен генә түгел, кино, клипларда да төште. Шулай ук, җырлар язу белән дә мавыга. 

– Үземне беркайчан популяр, дип тә санамадым һәм санамаячыкмын. Минем өчен популярлык ул – Майкл Джексон дәрәҗәсендә булу. Әйе, урамда таныйлар, ләкин беркайчан да борынымны чөеп йөрмәдем. Популяр булу – зур җаваплылык, – ди артист.

Артем күптән түгел укытучылык, остазлык эшенә дә алынды. Казан театр училищесында яшь буын актерлар тәрбияли.

– Үземнең остазларым бик зур кешеләр иде. Тинчурин театрының беренче режиссеры – Рәшит Заһидуллин, мәсәлән. Бер заман үзең дә җитәсең шундый халәткә: үзең белгәнгә өйрәтәсең, уртаклашасың килә. Мине яшь буын артисты дип әйтсәләр дә, үзем алай дип уйламыйм. Кайвакыт "Артем абый" диюләреннән сискәнеп китәм, алай әйтмәскә кушам (көлә). Училищеда да студентлар минем белән килешә, аларның сүзләренә колак салам. Сәхнәдәшем Зөлфәт Закиров - төркемнең беренче мастеры, мин - икенчесе, студентларыбыз белән үз телләрендә сөйләшергә тырышабыз. Ыштан туздырып йөргән егет-кызларны аңламыйм. Мәдәнияттә, гомумән, "мин беренче булам" дип атылып торырга кирәк, – дип саный Артем. 

"Тәртип" радиосындагы әңгәмәдән өзек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев