Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анатолий Бурчинга президент кулыннан медаль тапшырылды

Сосновка авыл җирлеге башлыгы планлаштырылган проектларны тормышка ашырып тора.

Сосновка авыл җирлеге башлыгы Анатолий Бурчин «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Аңа бүләкне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында тапшырды.

«Җирле үзидарә ролен бәяләп бетергесез, - дип билгеләп үтте президент. - Тормыш безнең алга нинди генә катлаулы бурычлар куйса да, аларның шактый өлешен, кагыйдә буларак, урыннарда хәл итәргә туры килә».

Анатолий Бурчин 1990 елның сентябрендә беренче тапкыр Түбән Кама районы Сосновка авыл җирлеге Үзидарә советы депутаты итеп сайлана. Ул хәзерге вакытта депутат һәм җирлек башлыгы булып тора.

Ул төрле мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Сосновка авыл җирлегендә аның төгәл планлаштырылган эше аркасында соңгы биш-алты ел эчендә берничә масштаблы проект тормышка ашырылды. Анатолий Николаевич 2015 елдан бирле үзара салым программасын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә. Ул ел саен гражданнардан 100 процент үзара салым акчасын җыеп тапшыра.

 

ТҮБӘН КАМА РАЙОНЫ рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев