Анатолий Аксаков авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагын үстерүгә лаеклы өлеш керткән
Алабуга ветеринария берләшмәсенең мал табибы Анатолий Аксаков “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә ия булды.
Буа ветеринария техникумын тәмамлаган 1985 елдан бирле Анатолий Петрович авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагын үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Башта – Мамадыш районының “Маяк” колхозында, аннан – “Елабужский” токымлы маллар совхозында, Тукай районындагы крестьян-фермерлык хуҗалыкларының берсендә һәм “Нократ таңнары” агрофирмасында мал табибы булып эшли. 2018 елдан ул – ветеринария берләшмәсендә мал табибы һәм шул ук вакытта “Фалалеева” крестьян-фермерлык хуҗалыгының Алабугадагы сугым пунктында ветсанэксперт.
Анатолий Петрович, күп еллар дәвамындагы намуслы һәм тырыш хезмәте өчен, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының – Рәхмәтенә, Татарстан Министрлар Кабинетының, республика авыл хуҗалыгы министрлыгының, Алабуга район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Чын күңелдән тәбриклибез!
0
0