Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анастасия Медведева – унбер оныкчыкка кадерле әби

Якты Күл авылында яшәүче Анастасия Медведева 90 яшен тутырды.

1 октябрь Якты Күл авылында яшәүче Анастасия Медведева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Анастасия Михайловнаның бала чаклары, үсмер вакытлары авыр елларга туры килә. Аның тормышын гыйбрәт итеп сөйләп була. Җиде класс белемне Чыбыклы авылына җәяү йөреп ала. 1955 елда Петр Семеновичка кияүгә чыга. 67 ел иңне-иңгә куеп яшиләр, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Настя түти хезмәт юлын авылларында сыер савучы булып башлый. Аннары тимер юлда хезмәт куя. 1973 елдан лаеклы ялга чыкканчы Якты Күл мәктәбендә хуҗалык эшләре мөдире булып эшли. Бүгенге көндә балаларының тәрбиясендә, оныкларының ихтирамын тоеп яши. Биш оныкка, унбер оныкчыкка кадерле әби ул. Хәзер дә тик утырырга яратмый, яз-көз бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, хуҗалыкларын да үзе алып барырга тырыша.

Район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре юбилярны гомер бәйрәме һәм Өлкәннәр көне белән тәбрик итте.

Фәннур Миникаев, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев