Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ана телен белгән бала тәрбияле була

Бүгенге көн укучысы үз ана телен белсен өчен ниләр эшләргә кирәк? Бу уңайдан, Түбән Кама шәһәре мәктәпләрендә 36 ел дәвамында башлангыч класстагы татар һәм керәшен балаларын үз туган телләрендә укыткан Маргарита Максимованың фикере игътибарга лаек

Маргарита Ивановна, педагоглык чорындагы күзәтүләреннән чыгып, бала үз ана телен, иң беренче, гаиләдә өйрәнергә тиеш дип саный. Аның фикеренчә, әгәр дә бала өендә әти-әнисенең туган телдә сөйләшкәнен ишетеп-күреп үссә, киләчәктә дә ул үз ана телен онытмаячак.

Мәктәптә укыткан елларында аңа төрле ата-аналар белән очрашырга туры килгән. Укытучы үз классындагы бер балага туган телен өйрәтү өчен әтисенең ничек  тырышканын искә төшереп алды. Әти кеше русча-татарча сүзлек алып, сүзләрнең тәрҗемәләрен шуннан карап, баласы белән бергәләп, туган телне өйрәнгәннәр.

Кайсыбер бала, бакчага йөри башлаганда, үз ана телендә яхшы сөйләшә. Ә балалар бакчасында, яшьтәшләренә ияреп, русча сөйләшүгә күчә. Моннан чыгып, бакчадагы тәрбия эше дә балаларны үз ана телләрен өйрәтүгә (белгәннәрен тагын да арттыра төшүгә) нигезләнергә тиеш дип саный Маргарита Ивановна. Ә бакчада ана телендә аралашкан бала, мәктәпкә укырга кергәч, туган теле дәресенә теләп, яратып йөриячәк.

Кагыйдә ятлап кына телне өйрәнеп булмый

Мәктәптә укучы балада ана теленә игътибар, аны өйрәнү теләге уяту укытучыларга бәйле. Туксанынчы елларда Түбән Камадагы 14нче мәктәптә, шәһәрдә беренчеләрдән булып, татар классы ачып, укучылар җыя Маргарита Ивановна. Мәктәптә рус классында укыган, Минзәлә педагогия училищесында һәм Алабуга дәүләт педагогия институтында русча белем алып, рус теле укытучысы белгечлеге алып чыккан педагогның бу адымы ул елларда батырлыкка тиң була.

Еракта калган 1991 елда Татарстан профсоюзларының атналык газетасы булган “Яңа аваз”да  бу укытучы турындагы язмада түбәндәге юллар бар: “Маргарита укыту бүлмәсенә килеп кергәч, берәү ишек шакыды. Бүлмәгә өлкән яшьтәге бер апа үтте. Ул Маргарита янына  килде дә,  кулындагы бер бәйләм канәфер чәчәген аңа сузып:

– Маргарита, кызым, ал әле шушыларны. Оныгымны татарча сөйләшергә өйрәткәнең өчен! Бәхеткәйләрең дә шушы чәчәкләр кебек матур булсын, – дип аның аркасыннан сөеп куйды”.

Ул 14нче мәктәптә ун ел буе башлангыч классларда белем бирә, үз укучыларында туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Дәрестә кагыйдә ятлату, җөмлә төзетү, сочинение яздырту белән генә чикләнми. Балалар катнашында төрле кичәләр, бәйрәмнәр оештыра. Ул кичәләрдә, очрашуларда укучылар бары тик ана телләрендә генә сөйлиләр, җырлыйлар. Шулардан чыгып, Маргарита Ивановна мәктәптә туган тел дәресләре белән бергә, класстан тыш эшкә (төрле экскурсияләр, табигать кочагында класс белән ял итү, спорт уеннары уйнау) игътибар зур булырга һәм укучыларның үзара аралашулары ана телендә булырга тиеш дип ассызыклап әйтте.

Үзенең олы улы Андрейны да мәктәпкә, татар классына укырга бирә. Мәктәптә халыклар дуслыгына багышланган атналык барышында һәр класс бер милләтне сайлап, аның тормышын, культура үзенчәлекләрен күрсәтә. Мөслим районының Яңа Усы авылы кызы Маргарита Ивановна керәшен темасын ала.

Башлангыч класс укучыларын олы тәҗрибәгә ия педагог Анастасия Усачеваның өенә алып бара. Балалар керәшеннәрнең милли ризыгын пешерергә өйрәнәләр. Халкыбызның элекке чордагы киемнәрен кат-кат әйләндереп карыйлар. Җырулар, биюләр өйрәнәләр. Соңыннан, мәктәптә керәшен атналыгы барышында үзләре өйләрендә пешереп алып килгән милли ризык белән сыйлыйлар, үзебезчә биеп, җырулар башкаралар. Укучыларның кызыксынуы атналык төгәлләнүгә үк бетми, Анастасия Усачева шул балаларны җыеп, “Энҗе бөртекләре” ансамбле оештыра. Укытучы Маргарита Ивановнаның төпчек улы Эдуард та шул ансамбльдә җырлап-биеп йөри. Керәшен милли киемнәре кигән кызлар һәм малайлардан торган “Энҗе бөртекләре” фольклор ансамбленең Халык иҗаты йорты сәхнәсендә, зур концертларда чыгыш ясаган еллары бар иде шул... Бу урында, лаеклы ялдагы Маргарита Ивановна, укучылар үз ана телләрен, җырларын һәм биюләрен өйрәнсеннәр, белсеннәр өчен, мәктәптә татар телен яратучы укытучылар кирәк, дигән нәтиҗә ясады.

“Шулай ук, ата-ана теленә, җыр-моңга мәхәббәт хисләрен шәһәр күләмендә оештырылган кичәләр, бәйрәмнәр дә тәрбияли. Түбән Камада үткәрелгән “Җидегән чишмә” кичәләрендә бөек шәхесләр белән очрашу, бөтен зал белән аягүрә басып “Туган тел”не җырлау, кичке уеннарда катнашу – боларның туган телне яраттыруда әһәмияте зур дип уйлыйм, – ди Маргарита Ивановна.

Гаилә, мәктәп, җәмәгыять – бердәм көч 

Директорның тәрбия эше буенча урынбасары булып эшләгән Маргарита Максимова укытучы кеше үз гаиләсендә дә туган телдә аралашырга һәм балалары да ана телләрен белергә тиеш, дип исәпли.

Керәшен мохитендә үскән Маргарита белән Николай Максимовлар үз уллары Андрей һәм Эудардның да туган телдә сөйләшүләренә горурланалар. Маргаританың әнисе Клара түти дә үз янына, Усыга кайткан оныкларының авыз тутырып ана телләрендә сөйләшүләренә сөенеп туя алмый. Егетләрнең икесе дә армиядә хезмәт иткәннәр, хәзерге вакытта Андрей исемлесе Түбән Камадагы нефть эшкәртүче бер заводта эшли. Аның хатыны – керәшен кызы Светлана. Маргарита: “Кодагыебыз Нина – Ләке, кодабыз Александр Комаровка авылы керәшене. Оныкларыбыз Ярослав белән Владислав туган телдә сөйләшкәнне ишетеп үсәләр. Ярослав чиста, матур итеп, “әби”, “бабай” дип дәшә. Бераз үсә төшкәч, кечкенә Владислав та аңа иярер”, – дип сөйләп торды.

“Мин үзем барлык милләт кешеләренә хөрмәт белән карыйм. Барысы белән дә чын күңелдән аралашам, һәр милләтне тигез күрәм. Беркем дә башкалардан өстен түгел. Онытмыйк, һәркайсыбызның – үз туган теле, үз гадәтләре, үз йоласы”, – дип ассызыклады ул.

Иң соңыннан, Маргарита Максимова “Татарстанда ике дәүләт теле” икәнен искәртеп,  гаилә, бакча һәм мәктәп белән беррәттән, туган телне саклаудагы төп шарт дип, яшьләргә югары уку йортларында үз ана телләрендә белем алу, ә соңыннан эш урынында үз телләрендә аралашу мөмкинлеге тудырылырга тиешлеген искәртте.

 

Фирая МОРАТОВА.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев