Әлмәт театры Казан тамашачысына «Микулай» моноспектаклен күрсәтәчәк
Хәбәрләр

Әлмәт театры Казан тамашачысына «Микулай» моноспектаклен күрсәтәчәк

Җырчы Җәкәү йортында Әлмәт керәшеннәре айлыгы якынлаша.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә көзнең икенче ае Әлмәт керәшеннәренә багышланачак. Алдагы айлыклардагы кебек үк, төрле чаралар да каралган. 

29 октябрь Әлмәт татар драма театры Г.Камал театры сәхнәсендә Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган легендар "Микулай" спектаклен куячак. Аның режиссеры - Марас Чеббур. Төп рольдә Татарстанның халык артисты Рафик Таhиров. Яшь чикләве: 18+.

“Микулай”да Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән башлап, икенче көннең таңына кадәр бер көне сүрәтләнә. Аның гомерен – тормыш-көнкүрешен, мәхәббәтен, дөньяга мөнәсәбәтен ачкан, алай гына да түгел бөтен бер авылның язмышын эченә алган соңгы көне.


 


Нет комментариев