Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алмаларда - көз яме

19 август көнне христиан динен тотучыларның халык теленә Алма Спасы булып кергән Преображение Господне бәйрәме билгеләп үтелде. Тихвин чиркәвендә узган бәйрәм келәвен протоиерей отец Павел (Павлов) алып барды. Прихожаннар иртәнге 7 дә инде чиркәүгә килеп җиткәннәр иде. Үзләре белән сумка-пакетларга яңа уңыш җимешләре, алмалар салганнар. Икешәр-өчәр җыелып торган әбиләр янына...

 

19 август көнне христиан динен тотучыларның халык теленә Алма Спасы булып кергән Преображение Господне бәйрәме билгеләп үтелде. Тихвин чиркәвендә узган бәйрәм келәвен протоиерей отец Павел (Павлов) алып барды.

Прихожаннар иртәнге 7 дә инде чиркәүгә килеп җиткәннәр иде. Үзләре белән сумка-пакетларга яңа уңыш җимешләре, алмалар салганнар.

Икешәр-өчәр җыелып торган әбиләр янына киләм. Хәлләре белән кызыксынам. Бәйрәм турында сорашам.

Ксения Романова: "Үзем Питрәч районының Әлбәден авылыннан, Казанда торабыз. Авылдашым Нина чиркәүгә көн дә килеп җөри, хезмәт итә. Мин гел дә килеп җөри алмыйм, бәйрәмнәрдә килгәләргә тырышам. Ураза тота башларга да исәп итәм әле, Алла боерса."

Нина Аксакова: "Олыгайган саен Ходайга җакынаясы килә икән ул. Күп еллар җөрим, тагы да җөреп булса иде, дим. Бу көн бездә "Ходайның җактырылу көне" дип атала. Ул үзенең өйрәнүчеләренә, апостолларына җактырылып күренгән. Күрсеннәр, белсеннәр, танысыннар, дип.

Икенче төрле бәйрәмне Алма Спасы, Икенче Спас, Урта Спас дип тә атыйбыз инде. Элек бит шушы көнгә кадәр алманың өлгереп җиткәнен көткәннәр, ашамаганнар. Ашасаң, үлгән балаларың булса, алар бу җимештән мәхрүм кала, дип ышанганнар. Менә аруландырырга дип алмалар алып килдек".

Алма Спасының үз традицияләре, сынамышлары да бар икән. Халык сынамышлары буенча, Алма Спасы җиткәч табигатьтә үзгәрешләр башлана, җәй көзгә авыша. Спаста көн коры булса, көз дә шундый була. Яңгыр яуса - явымлы. Спастан соң төннәрен дә сизелерлек салкынайта башлый. Традиция буенча әлеге көнгә кадәр алманы, алмадан пешерелгән ризыкларны ашау тыелган. Ашасаң - оҗмахка эләкмисең, дип санаганнар. Көне җиткәч кенә алмаларны, башка яңа уңыш җимешләрен өзәргә һәм алардан пешерелгән ризыкларны ашарга яраган. Бу көнне туганнарны, балаларны, бигрәк тә ятимнәрне алма белән сыйлаганнар. Күпләрнең ышануы буенча бу көнне алмалар могҗизалы үзлеккә ия булалар икән. Әгәр алманы беренче авыз иткәндә теләк теләсәң - ул һичшиксез кабул булачак, ди.

Ышансам, ышанмасам да, мин дә, теләк теләп алма каптым. Украинада барган сугышның тизрәк туктавын, туган илебез, Россиядә, сугышның беркайчан да кабатланмавын теләдем.

Евдокия ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев