Алина Давыдова: «Гастрольләрдән арган идем»
Хәбәрләр

Алина Давыдова: «Гастрольләрдән арган идем»

Алинә Давыдова — «Ямьле» төркеме җырчысы һәм “Кряшен чибяре” җиңүчесе буларак та яхшы таныш.

Алинә Давыдова — Казан кызы. 31 яшь. 
— Алинә, сине “Салават” эстрада җыр театрыннан танып беләбез.
— Салават абыйда дүрт ел эшләдем. Аннан соң керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” ансамбленә урнаштым. Биредә тугызынчы елымны эшлим. Параллель рәвештә “Ямьле”дә чыгыш ясыйм. Кызлардан тәкъдим килгән вакытта, автор-башкаручы Фирдүс Тямаев та үз төркемендә җырларга чакырды. Ләкин Салават абыйда эшләгәндә, гастрольләрдән арыган идем, шуңа бу вариант төшеп калды. Шулай итеп, “Ямьле”дә төпләндем, кызлар белән бишенче елымны эшлим.
— Гаилә хәлеңдә үзгәрешләр юкмы?
— Шәхси тормышта яңалык бар — кияүгә чыктым. Әмма гаилә хәле турында серләрне ачасым килми.

Лилия ЙОСЫПОВА, Ирек мәйданы


Нет комментариев