Аларның балачаклары булмаган да диярлек
Хәбәрләр

Аларның балачаклары булмаган да диярлек

Яңа Чишмә районының Ленино авылы мәдәният йорты һәм мәктәп хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итә.

Сугыш елларында тылда калган балалар хезмәт юлын кечкенәдән башлыйлар. Ул чор балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала.

“Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре елдан-ел кими бара, тормыштан бер-бер артлы китәләр. Шуңа күрә без һәр алар турында кайгыртырга һәм игътибарлы булырга тиешбез”, – дип яза авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.

Дөрестән дә, олыларга ярдәм һәм изгелек итү бик саваплы эш.


Нет комментариев