Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ак каз” ансамбле “Ага-Базар” халыкара фестиваль лауреаты исемен алды

22-23 июль Болгар музей-тыюлыгында “Ага-Базар” этномәдәни фестивале узды.

Быел фестиваль икенче тапкыр гына оештырылса да, аның даны чит төбәкләргә дә таралган. Шуңа катнашучылар арасында Татарстан һәм, гомумән, Россия киңлекләрендә яшәп ятучы кул эшләре осталарын, һөнәрчеләрне, иҗат коллективларын күреп булды.

“Ага-Базар” кысаларында төрле юнәлешләр буенча мәйданчыклар һәм бәйгеләр оештырылды. “Халыкларның көнкүреш утары” (Идел буе халыкларының көнкүрешен, милли кием, кухнясын чагылдырган этнография күргәзмәсе), “Уенфест” фестивале шәһәрчеге (нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен мәйданчык), балалар фольклор коллективларының “Моңлы тамчы” фестивале, татар фольклорының  “Иске Казан түгәрәк уены” фестивале һәм аның дәвамы – “Кичке уен” (төп мәйданчык) да булды.

Соңгысында үзешчән һәм профессиональ музыкаль коллективлар халкыбызның мәңге югалмас тарихи мирасын сәхнәдә тәкъдим итте.

Иҗат төркемнәре арасында Алабугадан “Ак каз” керәшен халык фольклор ансамбле дә бар иде. Алар “Ага-Базар” кунакларына “Җиләкле Питрау” тамашасын күрсәтте.

Безнең төп бурычыбыз – әби-бабаларыбызның көнкүрешен, тормышын сәхнәдән күрсәтеп, шул мирасны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру. Элек-электән, Питраудан соң, печәнгә төшкәннәр, шуңа күрә без фестивальдә Питрауга багышланган “Җиләкле Питрау” дип аталган йоланы тәкъдим итәргә булдык. Анда халыкның печәнгә төшеп, печән чапканын, аны тырмалап, җыйганнарын, сәнәк белән кадап алып, ат арбасына төягәнен күрсәттек. Эш арасында җиләк җыеп алуны да һәм наза уенын уйнап, күңел ачуны да керттек. Ул, чыннан да, шулай булган элек, - дип бүлеште “Туганайлар” корреспонденты белән “Ак каз” ансамбле җитәкчесе Нина Сәлимуллина-Елизарова.

“Ак каз” ансамбле уңышлы чыгыш ясап, фестивальнең лауретлары исеменә лаек булды.

Алга таба да аларга иҗади казанышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Алабуга Елабуга Ак каз Ага-Базар