Җәйнең өч аенда татарстанлыларны өч кыска эш атнасы көтә
Шул ук вакытта башка россиялеләр өчен җәйге вакытта бер генә кыскартылган эш атнасы булачак.
Җәй көне татарстанлыларны өч кыска эш атнасы көтә. Шуларның икесе – июньдә, берсе августта булачак, дип яза "Татар-информ" МА. Шул ук вакытта башка россиялеләр өчен җәйге вакытта бер генә кыскартылган эш атнасы булачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы сайтында бастырылган җитештерү календаре нигезендә, 12 июньдә татарстанлылар ил халкы белән бергә Россия көнен билгеләп үтәчәк. Июньнең соңгы эш атнасы да кыскартылачак, 28 июнь Корбан бәйрәме булачак. Указга март аенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Моннан тыш, 30 августта республикада Татарстан көне билгеләп үтеләчәк. 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев