Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аида+Василий=җарату

10 июнь көнне Аида һәм Василий Тукачевлар яңа гаилә тормышы башлап җибәрделәр.

Шушы көннәрдә Питрәч кызы, Җырчы Җәкәү йорты хезмәткәре, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Аида Сахарова белән Кукмара районының Село-Чура авылы уңган егете Василий Тукачевның матур туйлары гөрләде.

«Без инде 2015 елдан таныш. Башта дуслар булып йөрдек, 2021 елда очрашып йөри башладык»,  дип сөйләде Аида.

Яшьләр, ике яктагы туганнарга, дусларга җайлы булсын дип, туйны Теләчедә ясаганнар. Матур керәшен биюләре, җырлары белән үрелеп барган туй. Яңа туган яшь гаиләне котлап, Субаштан «Нардуган» фольклор ансамбле дә килгән.

Йолаларга туры китереп, Аиданы ата-ана йортыннан мамасы тәре биреп, изге теләкләрен теләп озаткан, иренең мамасы да, үз чиратында, киленен тәре белән каршы алган.

Туйның икенче көнендә Село-Чура авылында килен токмачы җыены үткәргәннәр.

 

«Иремнең гаиләсе, туганнары керәшен күлмәкләре киеп, җырлар, такмаклар белән матур каршы алдылар! Олы яшьтәге туганнарыбызны җыйдык ул көнне», — диде Аида.

Яшьләргә гаилә бәхете, сүнмәс мәхәббәт телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев