Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Айбагыр»да мастер-класслар башланып китте

Керәшен балаларын үзенә җыйган һәм әле кичә генә тантаналы төстә ачылган “Айбагыр” этносменасында төрле мастер-класслар башланды.

Лагерьда бүгеннән башлап, смена ахырына кадәр, вожатыйлар һәм чакырылган кунаклар балалар өчен файдалы мастер-класслар үткәрәчәк. 

Бүген балалар керамика һәм үзле балчык белән эш итәргә өйрәнделәр.

«Мирас-Наследие» этно-лагеренда гончарлык студиясе, тегү цехы да бар. Шул гончарлык студиясендә балалар өчен керамика һәм балчык эшләнмәләр ясау, буенча мастер-класслар оештырылды.

Аны Элина Якупова үткәрде. Ул, гаилә темасына багышланды һәм «Семейные фоторамки» («Гаилә фоторамкалары») дип аталды.

Беренче эш итеп, «Айбагыр»лылар бу һөнәрнең үзенчәлекләре турында тыңладылар, балчыктан әйбер ясарга өйрәнделәр.

Вожатый ­Тамара түтиләре җептән (пряжа) керәшен курчагы ясау буенча мастер класс үткәрде. Бу мастер-классны балалар күптәннән көткәннәр иде.

Бүген, шулай ук, «Семейные обряды» («Гаилә йолалары») дигән фото-квест көтелә.

Кич белән балалар, вожатый дәдәйләре һәм түтиләре белән бергәләп,  «Ике Җондыз» конкурсында көч сынашачаклар. Бу бәйгедә һәр отрядтагы балалар, үз вожатыйлары белән бергә, сәләтләрен күрсәтергә тиеш булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев