Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр”да мастер-класслар башланып китте

Керәшен балаларын үзенә җыйган һәм әле кичә генә тантаналы төстә ачылган “Айбагыр” этносменасында төрле мастер-класслар башланды.

Лагерьдә вожатый булып эшләүче дәдәйләр һәм түтиләр арасында төрле өлкә экспертлары бар. Бу — балалар өчен бик уңайлы. Бүгеннән башлап, смена ахырына кадәр, вожатыйлар һәм чакырылган кунаклар балалар өчен төрле мастер-класслар үткәрәчәк. 

Бүгенге мастер-класста кызлар һәм егетләр думбырада уйнау үзенчәлекләре белән танышачаклар. «Думбырада уйнау» дип аталган мастер-класста балалар бу уен коралы турында күбрәк беләчәкләр. Бәлки әле араларында киләчәктә думбырада уйнарга өйрәнергә теләүчеләре табылыр. 

"Айбагыр«да ял итүчеләрне керәшен дөньясы белән тагын да ныграк таныштыруга юнәлдерелгән этноквиз көтә. Шулай ук, алга таба вожатыйлар балалар катнашында «Пасха» бәйрәме оештырачаклар. 

Этносменаның һәрбер көне шундый кызыклы булырга охшаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев