Аерылышу өчен пошлина күләме ир һәм хатынның һәркайсыннан 5 мең сумга күтәрелергә мөмкин
Шулай ук исем, фамилия һәм әтисенең исемен үзгәртүне теркәү бәясен 1,6 мең сумнан 5 мең сумга кадәр арттырырга киңәш ителә.
Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнаркомитеты РФ Хөкүмәтенең Салым кодексына төзәтмәсен хуплады. Аның нигезендә аерылышу өчен пошлина күләме ир һәм хатынның һәркайсыннан 5 мең сум тәшкил итәчәк. Хәзер аның күләме – 650 сум. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.
Шулай ук исем, фамилия һәм әтисенең исемен үзгәртүне теркәү бәясен 1,6 мең сумнан 5 мең сумга кадәр арттырырга киңәш ителә. Ә гражданлык хәле актына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү, шул исәптән таныклык бирү 650 сумнан 700 сумга кадәр күтәреләчәк. Моннан тыш, Гражданлык хәле актын теркәү турындагы таныклыкны кабат бирү пошлинасы – 350 сумнан 500 сумга кадәр, физик затларга вәкаләтле органнар архивларыннан белешмәләр бирү пошлинасы 200 сумнан 350 сумга кадәр арттырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев