Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әби-бабайларыбызның күңелен күрик

Өлкәннәр көне иң якын, кадерле булган кешеләребезнең — әти-әниләребез, әби-бабайларыбызның якты һәм күңелле бәйрәме.

Өлкәннәр көне уңаеннан, авылларда пенсионерларны котлап, төрле чаралар узды.

Олы Шүрнәк авылы җирлегендә пенсионерларга азык-төлектән торган бүлән тапшырылды.

Фото: Олы Шүрнәк авылы җирлеге мәдәният йорты

Кайбыч районының Иске Тәрбит авыл клубында озак еллар клуб мөдире вазифасын башкарган, "Сәүдияр" фольклор ансамбле баянчысы Михаил Герасимовка һәм техник хезмәткәр булып эшләгән Тамара Герасимовага мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. 

Фото: Любовь Тимофеева

Сарсаз-Баграж авылының мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Аларга исәнлек, саулык, гаиләләренә иминлек теләде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларны  тәмле күчтәнәчләр белән әзерләнгән чәй табынына чакырдылар.

Фото: Сарсаз-Багряжский СДК

Фото: Сәвәләй авылы мәдәният йорты

Фото: Керәшен Сәрдәсе авылы җирлеге

Фото: Светлоозёрский сельский дом культуры МБУК "РДК"

Фото: Краснобаранский СДК

Балык Бистәсе муниципаль районы пенсионерлары арасында үзешчән башкаручыларның район фестивалендә Евдокия Алексеева вокал-соло номинациясендә катнашып диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Фото: Евдокия Толстова

Монай авылында "Әбиеңне кочакла" дигән акция үтте. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә урамга чыктылар һәм өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән котлап, аларга үзләренең җылы кочакларын һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Фото: Мунайкинский СДК и библиотека

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев