Алабуга айлыгы тәмамланды
Сентябрь аенда Җырчы Җәкәү йортында Алабуга ягы керәшеннәре үзләренең йолаларын, милли мирасларын һәм культураларын күрсәттеләр.
29 сентябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә айлыкны ябу га багышланган кичә булды. Аның тантаналы өлешендә, шушы айлыкны оештыруга зур көч куйганнары өчен, Алабуга районының фольклор ансамбле җитәкчеләренә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чакырылган кунаклар арасыннан, республика президент аппаратыннан Дмитрий Шипков үзенең чыгышында Яков Емельянов үзәгенең керәшен халкының мирасын саклауга зур өлеш кертүен әйтеп үтте. Һәм төрле төбәктә яшәүче керәшеннәрнең соңгы елларда традициягә әйләнгән айлыкларының киләчәктә дә дәвам итәчәгенә һәм мондый чараларга яшьләрнең дә күбрәк тартылачагына ышануын белдерде.
Кичә барышында Алабуга ягы керәшеннәренең электән калган йолаларны, керәшен җыруларын сакларга, аны киләчәк буыннарга тапшырырга тырышулары ачык күренде. Җәкәү йортына килүчеләр, иң элек, күргәзмә белән танышты. Анда Алабуга ягыннан чыккан күренекле карендәшләребез, элек кулланылышта булган йорт-җир әйберләре, эш кораллары, чигүле мендәр, сөлгеләр урын алган иде.
Данлыклы ансамбльләреннән Алабуганың үзеннән –“Ак каз” һәм Шүрнәк авылыннан “Сүрәкә”, аларның солистлары чыгыш ясады. Кичәне алып баручы һәр чыгыш ясаучыны керәшен язучыларының мәгьнәле шигырьләрен сөйләп сәхнәгә чакырды. Питрау йоласын да матур итеп сәхнәләштергәннәр. 1987 елда оешкан “Ак каз” фольклор ансамбле солисты Альмира Әхмәдуллина: “Керәшен булмасам да, ансамбльгә беренче көннәреннән йөрим. Халыкын, җыруларын һәм йолаларын бик яратам”, – диде. “Безнең төркемдә әле татарлар тагын бар. Барыбыз да тату эшлибез. Бик киң күңелле, талантлы кешеләр җыелган бездә”, – дип сүзгә кушылды ансамбль җитәкчесе Нина Сәлимуллина.
Кичә халыкның йөзек кашы булган түгәрәк уен белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев