Зәй районының Югары Баграж мәдәният йортында «Шигъри мизгелләр» Һәвәскәрләр берләшмәсе эшли.
Шушы көннәрдә генә бу берләшмәнең утырышы узган. Керәшеннәр элек-электән үк иҗат итәргә, кул эшләре белән шөгыльләнергә, җырулар, такмаклар чыгарырга оста булган. Хәзер дә Югары Баграж авылында иҗат итәргә оста булган кешеләр яши.
88 яшен тутырган Евдокия Гончарова әлеге берләшмәнең көтеп алынган кунагы. Еш кына ул монда килеп үзе белгән яшьлек җыруларын җырлый, аларның сүзләрен яшьләргә өйрәтә.

“Безнең яшьлек җырлары – ул яшьлек, мәхәббәт турында искә төшерүче җырлар. Җыруларны йөрәгебездә игелек, күңелебездә гүзәллек саклап калу өчен иҗат итәләр, һәм нәкъ менә шушы җырлар, безгә тормыш мәшәкатьләрендә, авыр минутларда ярдәм итәләр, өмет өзелүдән саклыйлар”, – дип сөйләде Евдокия Константиновна.
Нет комментариев