Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

40 ел Якутиядә торган Губяновлар Юкәчегә кайткан

Бүгенге көндә алар Мария Ильиничнаның туганнарының нигезендә – Юкәче авылында торалар.

Мария һәм Валерий Губяновлар, 40 ел Якутиядә торганнан соң, туган якларына кайта. Бүгенге көндә алар Мария Ильиничнаның туганнарының нигезендә – Юкәче авылында торалар. Туган якларга кайтуларына быел дүрт ел була.

Армиядә хезмәт итеп кайтканннан соң, Валерий Губяновны Якутиягә эшкә чакыралар. Ә бер елдан соң тормыш иптәше Мария дә аның янына күчеп китә. 40 ел гомерләрен алар Удачный шәһәрендә уздыра. Ә инде лаеклы ялга чыкканнан соң, туган якка тартыла башлыйлар.

Иң элек, гаилә башлыгының туган нигезе – Мамадыш районының Совхоз «Мамадышский» поселогына кайталар, әмма анда ияләшеп китә алмагач, Мария Ильиничнаның әби-бабаларыннан калган йортны яңартып, шунда күченергә булалар.

Шунысы кызык: алар белән Мария Ильиничнаның якын туганы Анастасия түти Абрамова да яши. Губяновлар аны тәрбияләп, карап торалар. “Алар белән тормыш рәхәтләнеп китте”, – ди әби.

Юкәчегә кайтып-йөрүче дуслары, туганнары да күп. Балалары һәм оныклары Мәскәүдә торуга карамастан, әти-әниләр янына еш кайта.

Яздан алып, көзгә кадәр бакча эшләре белән шөгыльләнәләр, кош-корт та тоталар.

“Монда кайтканыбызга бер көн дә үкенмәдек”, – ди Мария Ильинична. Якутиядә торып, туган якларга ике елга бер тапкыр гына кайта алсалар, бүген инде туганнары да яннарында, үзләренең дә күңеле тыныч.

Видео: Нократ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев