Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елдан эшләмәүче һәм эшләүче пенсионерларның пенсияләре бердәм кагыйдәләр буенча индексацияләнә

Шул ук вакытта соңгыларына алып бетерелмәгән акчалар юкка чыгачак дип куркырга кирәкми. Бу хакта ТАСС белән әңгәмәдә «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев белдергән.

Эшләүче пенсионерларга түләүләрне индексацияләү 2016 елдан туктатылды. 2025 елда яңадан башлаганда, пенсия хәзерге күләме буенча түгел, ә узган 8 елда барлык индексацияләрне исәпкә алгач, нинди булуына карап, күтәреләчәк.

«Әйтик, эшләүче кеше 20 мең сум алган, аның пенсиясе 8 ел индексацияләнмәгән, ул эшләүдән туктаган очракта барлык индексацияләрне исәпкә алып, мисал өчен, 30 мең сум алыр иде. Ә инфляцияне исәпкә алып индексация, мәсәлән, 10 процент тәшкил итә. Бу очракта аның пенсиясе 2025 елда 2 мең сумга түгел, ә 3 мең сумга индексацияләнәчәк», - дип сөйләде парламентарий.

Исаев искәрткәнчә, киләсе елдан пенсияләрне индексацияләү елга ике тапкыр - 1 февральдә һәм 1 апрельдә үткәреләчәк. Беренче тапкыр күтәрелү инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, икенчесендә - индивидуаль пенсия коэффициентыннан чыгып булачак.

Әгәр россияле эшләвен туктатса, аның пенсиясе күләме 2016 елдан башлап барлык индексацияләрне дә исәпкә алачак. Шул рәвешле, барлык алынмаган акчалар кайтарылачак.

Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә эшләмәүче пенсионерларга түләүләрне индексацияләүне яңарту турында игълан итте. Дәүләт башлыгы Дәүләт Думасына язгы сессия кысаларында тиешле законны кабул итәргә кушты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев