1нче февральдән Россиядә тәм-томнарның бәясе артачак
Хәбәрләр

1нче февральдән Россиядә тәм-томнарның бәясе артачак

Моның төп сәбәбе - ашамлыкны төрү һәм аны ясау чималының бәясе арту

1нче февральдән тәм-томга бәяләр күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан 24 «Известия» басмасына сылтама белән яза. Гомумән алганда, бисквитлар һәм печенье 19% ка, шоколад 9% ка кыйммәтләнәчәк, моннан тыш, бәяләр сагызларга 6% ка күтәреләчәк. Alpen Gold һәм Oreo брендларын җитештерә торган Mondelez компаниясе бәяләрне арттыру төрү һәм чимал бәясе кыйммәтләнүгә бәйле, дип билгеләп үтә. Шулай ук февральдән «Икмәкпром» га бәяләр 23% ка артачак «Славянки» һәм «Берләшкән кондитерлар» тәм-томнары 18% ка арткан.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев