1 июньнән өч пособие күләме артачак
Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә
РФ Пенсия фондының яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле 1 июньнән өч пособие күләме дә артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә.
Сигез яшьтән 19 яшькә кадәр тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр июнь аеннан ай саен уртача 5,7дән 11,4 мең сумга кадәр акча ала башлаячак. Әлеге түләү пособие суммасына карап үзгәрә (50%, 75% яки 100%).
Моннан тыш, йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү артачак. Татарстан буенча пособиенең күләме аена 6,4 мең сумга кадәр артачак.
«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин. - Пособиеләрне һәм түләүләрне яңадан исәпләү өчен өстәмә гаризалар язу соралмый».
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев