Хәтер-хатирә

Ретро-фото: Чын туймы, әллә тамашамы?

Белмисезме, бу фотода кайсы як керәшеннәре икән?

“Туганайлар” редакциясе архивында сакланган фотолар арасында туй вакыты сурәтләнгәне дә бар. Чыннан да, керәшен туемы ул? Әллә берәр бәйрәм уңаеннан, элгәреге йола һәм гадәтләрне үз эченә алган чын керәшен туе тамашасымы? Бик озак баш ваттык һәм, ахыр чиктә, сайтны караучылардан ярдәм сорарга дигән фикергә килдек.

Бу фотодагы ак туй күлмәге кигән кызны, янәшәсендә башын иебрәк торган егетне һәм башкаларны танучыларыгыз, белүчеләрегез юкмы? Кайсы як керәшеннәре? Аларның хәзерге тормышы? Безне барысы да кызыксындыра.

Ватсап аша хәбәр итүегезне көтәбез: 8-917-250-97-95.

 


Нет комментариев