Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Татьяна Архипова хәрбиләр өчен печенье пешерә

Махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә ярдәм итәргә теләүчеләр саны артканнан-арта бара.

Бу көннәрдә 23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәменә егетләребезгә гуманитар ярдәм җыела. 

Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче Татьяна Архипова егетләргә җибәрү өчен бер зур коробка печенье әзерләгән.

Уңган хуҗабикә ул, оныкларының яраткан әбисе. Тормыш авырлыгын юморга төреп күтәрүче бу олы йөрәкле ана инде 30 елдан артык беренче төркем инвалид бала тәрбияли. Ә Татьяна түтинең пешергән камыр ризыклары авызыңда эрерлек.

– Егетләребезнең туган якларга исән-сау кайтуларын, күк йөзебезнең аяз булуын телим, – ди Татьяна Васильевна.

Эшләгән яхшылык меңләтә әйләнеп кайта ул. 

Чыганак: Клара Ермолаева, Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев