Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй керәшен егетләре якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайткан

Зәйнең Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов, аның улы Роман, икетуган энекәше Иван Лопотков бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы булган якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайтканнар.

Валентин Атласов белән Иван егетләр янына дүрт мәртәбә барганнар. Бу хакта "Зәй хәбәрләре" сайты хәбәр итә.

«12 июньдә юлга чыгып киттек, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булдык. Хәрбиләргә элемтә чаралары, маскировка челтәрләре, коры аш һәм душ, окоп шәмнәре, машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр алып бардык», — ди ул.

Хәрбиләр өчен иң ихтыяҗ булган әйберләрнең берсе маскировка челтәрләре икән. Ул — хәрби хәрәкәтләр зонасында кулланыла торган мөһим әйберләренең берсе. Шуңа бик куанганнар. Маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларга эшче куллар җитми, шул борчу өсти икән.

Хәрбиләр туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә сәлам җибәргәннәр. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештыручыларга аерым рәхмәт әйтеп, «безне ташламыйлар», дип сөенгәннәр.

Егетләр бер-берсе өчен җанын бирергә әзер торалар. Тормыш кыйммәтләренә төшендерә торган җир бит ул. Күп сөйләшмичә генә, җиңеп кайтырбыз, Алла боерса, дип әйтеп калганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев