Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хатын-кызларга чәчәк бүләк итү – акча туздыру?

«Туганайлар» социаль челтәрләрендә укучыларыбыз фикерен белдек.

8 март алдыннан кечкенә сораштыру уздырып алырга булдык. Чәчәк яратмаган хатын-кызлар юктыр ул дөньяда. Ә, бәлки, кемдер моны акча әрәм итү дип саныйдыр. Туганыйлар үз фикерләрен калдырды.

ВКонтактедагы төркемебездә (29) һәм Телеграм каналыбызда (26) барлыгы 55 кеше тавыш бирде. 

ВКонтактеда сораштыруда катнашкан аудиториянең 59%-ы "Гүзәл затларга чәчәк бүләк итәргә кирәкме?" дигән сорауга "Бәйрәмдә ярый инде" дип җавап биргән. 28%-ы, ягъни 8 кеше, "Әйе, көн дә бүләк итәр идем" җавабын сайлаган. Калган 14% чәчәк бүләк итүне акча әрәм итү, дип саный.

Телеграмдагы сораштыруда язылучыларыбыз шушы ук сорауга җавап бирделәр. Нәтиҗәләр мондый булды: күбесе икенче вариантны - "Әйе, көн дә бүләк итәр идем"не сайлаган. Аннан бераз арттарак "Бәйрәмдә ярый инде" җавабы. Шулай ук, чәчәк алуны кирәкмәгән эшкә санаучылар да табылган. 

Шунысы кызыклы, өченче җавапны сайлап, тавыш бирүчеләр арасында хатын-кызлар да бар. Ә бер язылучыбыз, үз фикерен белдереп, "Кирәк инде. Тормышны чәчәккә күмеп яшәргә кирәк", - дип язып та калдырган. Ә сез кайсы яклы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев