Владимир авылы авыр югалту кичерә
Озак еллар дәвамында Мамадыш территориаль казначылык бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Нина Яковлевна Абрамованы (Чемкина) мәңгелеккә югалттык.
Нинабыз... Аз сүзле, тыйнак, сабыр һәм тәрбияле кеше иде... Гадилеге, кешелеклелеге белән, авылыбыз халкы арасында аерым ихтирамга ия булды ул. Район казначылык бүлегендә ул җитәкче булып эшләгәндә, авылдашлар нинди мәсьәлә белән барса да, булышырга тырышты. Авыл халкы аның ярдәмен һәрвакыт тойды.
Владимир Сабантуйларына, үз акчасыннан, һәрвакыт спонсорлык ярдәме күрсәтте, җаныкаем. Үзе кайта алмаса да, бу бәйрәмне бүләксез калдырмады.
Чемкиннар, нәселләре белән, элек-электән авылның бик хөрмәтле, белемле кешеләреннән саналдылар. Югары уку йортларына керү бар кешенең дә хәленнән килә торган нәрсә түгел. Ә Нина Чемкина, мәктәп тәмамлагач, бар кешене шаккатырып, Казан дәүләт финанс институтына кереп белем алды!
Мамадыш территориаль казначылык бүлеге җитәкчесе Нина Абрамованың тырыш хезмәте дәүләт бүләкләре белән бәяләнде. Аңа Россия финанс министрлыгының “Финанс эше отличнигы” күкрәк билгесе һәм, шулай ук, “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде; “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” юбилей медале һәм “Мамадыш муницпаль районы каршындагы хезмәтләре өчен” истәлек медале белән бүләкләнде.
Нина Яковлевна гаиләсе белән Мамадышта яшәде. Ире Николай белән бер кыз һәм бер ул үстерделәр. Язмыш улларын да бик иртә арабыздан алып китте. Бала югалту хәсрәте дә эзсез узмый шул...
Узган ел тутасы Ольга йорт җиткерә торган төп нигездә бөтен нәселләре белән җыелгач, үзенең юбилей елы җәендә дә шунда тагын бергә җыелу хыялы да булган Нинаның. Әле яшисе дә яшисе иде. Әмма, нишлисең, авыр чир аны арабыздан алып китте. Шушы елның январь аенда гына 60 яше тулган Нинаның соңгы көннәренә кадәр янәшәсендә тутасы Ольга Яковлевна булган, ул тәрбияләгән.
Владимир халкы да авылыбызның күренекле кешеләреннән иң хөрмәтлесе булган Нина Яковлевнаны югалту ачысын кичерә һәм иренең, кызының, барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклашып, аларга ныклык, сабырлык тели...
Үләренә өч көн кала да “көрәшәбез әле” дип әйтер ныклык тапкан Нинасыз гына каршы алабыз инде Олы көннәрне. Җәйләр дә ансыз гына килер, алтын көзләр дә Владимир кызы Нинаны юксыныр. Аннан башка ямансу, бик ямансу булыр инде...
Галина МИХАЙЛОВА,
Мамадыш районының Владимир авылы клубы җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев