Халык артисты Венера Ганиева мәрхүм ире Камил Фәйзрахмановның каберенә барган һәм гаҗәеп күренешкә тап булган.
Җырчыны Камил Фәйзрахмановның зират ташында бер кош утырып каршы алган. Бу хәлне Венера ханым: «Менә нинди могҗиза, кошым каршы алды», — дип күренешне фотога төшереп, социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырган.

«Һуш китмәле хәл, монда да кош», «Кеше ышанмаслык! Сөбеханалла», «Шаккаткыч», «Могҗиза бу!», «Ирегезнең җаны инде», — дип комментарийлар калдырганнар артистның виртуаль дуслары да.
Нет комментариев