Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Удмуртия керәшеннәре удмурт шагыйре Акилина Векшинага багышланган кичәдә катнашкан

Акилина Векшина (Ашальчи Оки) Грах районының Порым авылында 125 ел элек туган.

4 апрель көнне Грах мәдәният йортында беренче удмурт шагыйре Акилина Векшинаның тууына 125 ел тулу уңаеннан тантаналы чара уздырылган. Шагыйрь хәзер керәшеннәр яши торган Порым авылында туган, ул вакытта авыл Кузебаево дип аталган.
Чарада Ашальчи Оки исемендәге премия лауреатларын да бүләкләгәннәр. Кичәдә, шулай ук, ​​милли блок та булган, анда районда яшәүче төрле халык үзләренең культураларын тәкъдим иткән. “Туганай” керәшен ансамбле такмаклар башкарган.
1998 елда авылда Акилина Векшина йорты урынында аның исеменә парк та булдырылган. Фольклор коллективлары әлеге паркта фотога да төшкәннәр.


Грах районында 5 төрле халык яши. Болар: руслар, марилар, удмуртлар, чувашлар һәм керәшеннәр. Керәшеннәр ике авылда – Порым белән Тыловайда яши. Бу ике авыл өчен “Туганай” дип исемләнгән милли берләшмә бар. Аның җитәкчесе – Юрий Данилов.

Фото: Ксения Сидорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев