Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай премиясенә кандидат карендәшебез Геннадий Макаровның иҗат кичәсе була

Кичәдә музыка кораллары күргәзмәсе оештырыла һәм Геннадий Макаровның мәдәни мирасы тәкъдим ителә.

12 апрель көнне Татарстан Республикасы  Заманча сәнгать галереясында Г. Тукай исемендәге премия бирелүгә кандидат Геннадий Макаровның иҗат кичәсе узачак. Әлеге чара Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар белән таныштыру максатында оештырыла.   

2023 елда Тукай премиясе кандидатлары исемлегендә Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен карендәшебез Геннадий Макаров та бар. 

Программада: 
– музыка кораллары күргәзмәсе,
– Геннадий Макаровның мәдәни мирасын тәкъдим итү.

Кичәдә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, Казан консерваториясе фольклор ансамбле, «Җомга көн» татар фольклор ансамбле, «Бәрәкәт» борынгы музыка ансамбле, «Алпар» татар этнотөркеме, «Балтырган» балалар фольклор ансамбле чыгышлары да булачак. 

Иҗат кичәсе 12 апрель көнне 18.00 сәгатьтә, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 57 йорт, лекторий, 3 этаж адресы буенча була. Керү ирекле. 

Исегезгә төшерәбез: ТР Мәдәният министрлыгында узган ТР Рәисе каршындагы комиссия утырышында 13 кандидат тәкъдим ителгән.

Болар – театр, әдәбият, кинематография, музыка сәнгате, сынлы сәнгать, архитектуры өлкәләрендәге зур хезмәтләре булган кешеләр. Лауреатлар 26 апрельдә билгеле була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев