Бу хакта безгә бакчаның мөдире Елена Егорова хәбәр итте.
Түбән Кама шәһәренең 96нчы "Елмаю" балалар бакчасында зурлап "Май чабу" бәйрәме узган.

– Балалар бакчасында милли бәйрәмнәр еш үтә. Балаларыбызны милли бәйрәмнәр һәм йола-гадәтләр, халык культурасы белән таныштыру балалар бакчасыннан ук башлана. Бу юлы тәрбияләнүчеләребез бергәләшеп керәшен халкының милли бәйрәме “Май чабу” бәйрәменә чыктылар. Бәйрәмдә балалар керәшен халык уеннарын уйнадылар, җырлап-биеп, күңел ачтылар. Кунакка әти-әниләр, мәктәптән укучылар да килде. Ахырдан барысы да чәй табыны янында кайнар коймаклар белән сыйландылар, – дип сөйләде Елена Егорова.

Сүз уңаеннан, бу бакчаның тәрбиячеләре арасында да керәшен кызларыбыз аз түгел икән.

Фото: Елена Егорова
Нет комментариев