Түбән Камадан Зинаида Пестрова җырак әбисенең истәлеге итеп борынгы керәшен күлмәген саклый
1870 елда туган Анастасия җырак әбисеннән сүрәкә, күлмәк һәм озын сыргалар калган.
1-21 март көннәрендә "Керәшенчә марафон"да катнашкан Зинаида Пестрова "Гаиләм мирасы" темасында әнисе ягыннан җырак әбисе Васильева Анастасия Михайловнадан мирас булып калган керәшен хатын-кызлары киеме саклануы турында сөйләде. Ул борынгы сүрәкә, күлмәк һәм озын сыргаларны фотога төшереп тә куйган.
Зинаида Пестрова үзе 1965 елда Түбән Кама районы Чәбия авылында эшче гаиләсендә туган. 37 ел Кызыл Чишмә урта мәктәбендә татар теле укыта. Әбисеннән калган бу нәрсәләрне киеп, ул сәхнәдә чыгыш та ясый.
- Әбиемнең күңел сандыгы,
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Бу нәрсәләр – безнең өчен зур хәзинә, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев