Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тиздән “Туым Жондозы” фестиваленең җиңүчесе билгеле булачак

3 февральдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы» фестиваленең Гала-концерты узачак.

Биредә республикабызның төрле районнарыннан килгән конкурсантлар чыгыш ясаячак. Конкурсның сайлап алу турлары 2023 елның ноябрь һәм декабрь айларында биш зонада уздырылды, катнашучылардан 100дән артык гариза килгән.

Чистай шәһәрендәге беренче зона ярышында — Чистай һәм Түбән Кама районнары; Казандагы икенче зона турында — Казан, Арча, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары; Әлмәт районының Кәләй авылында булган өченче ярышта — Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай районнары; дүртенче турда — Кукмара, Балтач, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Саба районнары; Кайбычтагы соңгы зона сайлап алу турында шул район коллективлары һәм солистлары катнашты. 

10 январьда мәртәбәле жюри зона турларында I дәрәҗә лауреат булган конкурсантларны (40ка якын кеше) онлайн тыңлап, Гала-концертта катнашу өчен иң-иңнәрне сайлап алды. 

Гала-концертта финалистларны бүләкләү тантанасы булачак. Махсус номинацияләр һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Шулай ук, финалистлар арасында республика күләмендәге «Туым җондозы» керәшен этник конкурсы фестиваленең Гран-при бүләгенә лаек булучыны да билгелиячәкләр.

Елның иң көтеп алынган вакыйгасы — «Туым Жондозы» фестиваленә билетлар инде сатуда. Белешмәләр өчен телефон: 8(843)293-16-29. 
Башлана 15:00 сәгатьтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев