Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тиздән «Айбагыр» керәшен балалары өчен этносмена башланып китә

Смена 23 июльдән 9 августка кадәр «Мирас-Наследие» лагере базасында (Яшел Үзән районы) узачак.

Быел лагерьда республикабызның 15 районыннан 78 бала ял итәчәк. Ял итүче балаларны заманча корпуслар, искиткеч туклану, колоритлы этник программа, керәшен биюләре, вокал һәм тарих буенча кызыклы очрашулар һәм мастер-класслар, спорт чаралары һәм башка күп нәрсәләр көтә.

«Балаларны бик күп мастер-класслар көтә. Һәр көн яңа темага багышланган булачак. Балаларны өйрәтүче, караучы дәдәй, түтиләр шушы лагерьда тәрбияләнгән һәм "вожатыйлар мәктәбе" үтеп, сертификат алган актив керәшен яшьләре. Бик шәп, эчтәлекле һәм кызыклы смена булырга охшап тора», — дип сөйләде этносменаның педагог-оештыручысы Аида Тукачова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев