Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-полян почтальоны Татьяна Муллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән

Ул Балык Бистәсе Алан-Полян авылында яши.

Почтальон эше - авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату - һәммәсе дә почта хезмәткәрләренең кулы аша уза. Бүген Татьяна Михайловнаның тырыш хезмәтен бәяләп Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылган.

Сабыр, эшен җиренә җиткереп башкара, җиңел аралашучан кеше ул Татьяна Михайловна. Шуңа аны авыл халкы да ярата.

 - Эшемне яратып башкарам. Эшебез газета-журнал тарату белән генә чикләнми: заказной хатлар җыябыз, пенсияләрне таратабыз, коммуналь хезмәтләргә һәм башка төрле түләүләрне җыябыз. Андый чакларда вакыт белән исәпләшеп тормыйсың инде - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев