Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның чигүле картасы өлешләрен тоташтырып теркәделәр

Республиканың чигүле картасында керәшен бизәкләре дә урын алды.

4 июль көнне Казанда осталар, республикакүләм «Татарстанның чигүле картасы» проектын тормышка ашыруның соңгы этабы буларак, чигүле картаның 45 кисәген бербөтен итеп берләштерделәр. 

Бу көнне республика мәдәният ресурсы үзәгенә җыелган кешеләргә, әлеге проектта катнашкан осталар һәм оештыручылар, Татарстандагы 43 районны, 2 шәһәр округын үз эченә алган чигүле карта өлешләренең ничек чигелгәне турында сөйләделәр. Әлеге акциядә халык арасындагы чигү осталары, чигү сәнгатен яхшы белүче рәссамнар катнашкан. 

Татарстанның чигүле картасын 15-23 июльдә Казан шәһәрендә һәм Болгарда уза торган фестивальләрдә күрергә мөмкин булачак.

Хәзерге вкытта осталар һәм рәссамнар бу проектның өченче этабына керешкәннәр. Алар туган якны өйрәнү музейларында, шулай ук, халыкның үзендә сакланган бистәрләрдәге борынгы үрнәкләрне өлге итеп алып, сөлгеләр чигә. Әлбәттә, ул сөлгеләрне чиккәндә республика районнарында яшәүче халыкларның үзләренә генә хас чигү ысуллары кулланылачак. 

Татарстан картасының чигүле кисәкләрен ялгауга багышланган чарада Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече, карендәшебез Лиана Самойлова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев