Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда көчле кыраулар булырга мөмкин

Cишәмбе һәм чәршәмбе, 13 һәм 14 июньдә, Татарстанда һәм Идел буеның башка төбәкләрендә шактый көчле кырау көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Татарстанда, Башкортстанда, Пермь краенда <...> −3 градуска кадәр кырау була», — диде белгеч.

Моннан тыш, Көньяк Себердә (Томск, Новосибирск, Кемерово өлкәләрендә) якындагы ике төндә — 2 градуска кадәр кырау фаразлана, анда 15 көн диярлек +35..+40 градуска кадәр эсселек булган. Шулай ук Уралда (Чиләбе, Свердловск, Курган өлкәләрендә), Иркутск өлкәсендә дә кырау фаразлана.

«<...> ә Төмән өлкәсенең көньягында — 5 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин», — дип ачыклык кертте Вильфанд.

«Татар-информ» Татарстанда кабат кырау көтелүе турында хәбәр иткән иде. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белдерүенчә, ул көчле булмаячак.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев