Хәбәрләр

Ташкирмән мәктәбендә керәшенчә «Этнодәрес» узды

Ул мастер-класслар форматында оештырылды.

16 мартта Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Лаеш районының Ташкирмән авылы мәктәбендә "Этнодәрес" уздырды.

Мастер-класс оештыру инициативасы белән Ташкирмән мәктәбе директоры Марина Сидорова, мәктәп коллективы һәм җирле иганәчеләр Андрей Дашин белән Сергей Боголюбов чыкты.

– Мастер-класс керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, культурасы, "Айбагыр" этнолагере һәм "Бәрәкәт" яшьләр оешмасы турында сөйләшүдән башланып китте. Аннан, балалар бик теләп керәшен биюе, аутентик вокал һәм думбра буенча мастер-классларда булдылар. Укучыларга очрашуыбыз ошаган дип ышанып калабыз, – дип хәбәр итте мәдәни үзәк белгече Илүзә Галиуллина.

Чара катнашучыларга һәм мәдәни үзәк белгечләренә рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. Ташкирмән укучыларын Казанда Җырчы Җәкәү йортында көтеп калачаклар.

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк


Нет комментариев