Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Боярова: Пидура түтей – “Авылыбызның старостасы”

Чаллыда яшәүче Светлана Боярова туган ягы – Зәй районының Урта Баграж авылында еш була.

Ул безгә туган авылы кешеләре турында яза, аларга хөрмәтен күрсәтә. Бүгенге хаты авылдашы, күршесе – Федора Краснова хакында.
– Без аңа яратып, үзебезчә, Пидура түтей дип эндәшәбез.
Федора Николаевна озак еллар Зәй шәһәрендә банк хезмәткәре булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач, туган авылына яшәргә кайтты. Әнисен тәрбияләп соңгы юлга озатты. Бүгенге көндә авылыбызны аннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел, чөнки ул бик актив кеше. “Үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә авылда яшәве бик кунелсез булыр иде”, – ди ул. Һәр аткан таңга рәхмәт әйтеп, сөенеп яши торган кеше. Нинди генә хәл ителергә тиешле эш килеп чыкса да, аптырап калмый, җаен таба, башкарып чыга. Оештыра белү сәләтенә дә ия. Авылыбыздан чыгып киткәндә саубуллашып, кайтып кергәндә исәнләшә торган, шулай ук, кешене соңгы юлга озатканда хушлашу, бәхилләшу урыны – чачаунигыбызны булдырырга да аның тырышлыгы тиде. Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбыз хөрмәтенә заманча итеп ясалган мемориаль такта, мәйданчык ясауда, авылыбыз зиратына часовня төзү эшенә дә зур өлеш керткән кеше ул. Ә бүгенге көндә тынгысыз Пидура тутей үз өендә махсус операцияда катнашучы содатларыбызга москировкалы сетка үрү белән мәшгуль. Биш сетка үреп, җыю урынына илтеп тапшырган. Әле алай гына тугел, окоп шәмнәре ясарга да өлгерә. Урамыбызда кем кышкылыкка өен бикләп шәһәргә китә, ачкычларын алып “куз-колак” булып, йортларын карап торырга да ярдәм итә. Авыл халкы аңа ышана, ярдәмләшү, кирәк-яракларга акча җыю мәсьәләсен дә үз өстенә җаваплылыкны алып, бик актив оештыра белә. “Халыкка рәхмәтем бик зур. Кемдер сүзе белән, кемдер гамәле белән булыша. Барысына да рәхмәт әйтеп бетереп кенә булмый. Ярдәм итүче булмаса, күңел төшенкелеккә бирелер иде. Бер генә кеше яхшылык эшләсә дә, үзеңдә рухи көч табасың һәм дөньяда яктылык сүрелмәгәнен аңлыйсың. Аннары үзеңдә дә мөмкин кадәр күбрәк изгелек кылу теләге уяна”, – ди Пидура тутей. Авылыбызның старостасы дибез без аңа.
Авылыбыз яшәсен дип, бар тырышлыгын куеп яшәүче ул. Мал-туарын асырый, бакча тутырып җиләк-җимешен устерә. Бар эшкә дә өлгер. Улы, килене, ике оныгы кайтып хәлен белеп ярдәм итеп торалар.
Шундый киң күңелле, ярдәмчел кешеләр күбрәк булсын иде дөньяда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев