Сарман районының Ләке авылында өмә узган
Авыл халкы өч көн рәттән чишмә яннарын җыештырып, буяп өмә оештырган.
Беренче көнне — чишмә территориясен әйләндереп алган коймаларны һәм капканы, ә икенче көнне чишмәгә илтә торган озын басманы буяп, матурлап куйганнар.
Өченче көнне чишмәнең тирә-ягындагы биек агачларның кәүсәләрен акка буяганнар. Агачларны акшарлау өчен буяуны читтә яшәүче бер авылдашлары биргән. Ә капка-коймаларны яңарту өчен буяулар, буяу пумалалары белән Ләке авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәм иткән.
Авыл җирлегендә яшәүче мәдәният хезмәткәрләре һәм авылны ямьле итү өчен янып яшәүче активистлар көче белән каралып, тирә-ягы чистартылып, буясы буяп куелгач, чишмә яны кунак көткән өйдә матурланып калган.
Ләке авылы мәдәният йорты директоры Римма Антонова бу өмәдә катнашкан кешеләрдән ветераннар советы председателе Ольга Асанова, балетмейстер Раиля Асанова, хормейстер Халидә Нәбиева, сәнгать җитәкчесе Наталья Никитина, техник хезмәткәр Валентина Тазова исемнәрен аерым атап үтте. Шулай ук, чишмәнең алгы ягындагы үләннәрне чапкан Николай Терентьев исемен дә рәхмәт белән телгә алды. Читтә яшәсәләр дә, җәйләрен авыл юлына тузан кундырмаучы авылдашлары Тамара Александровна һәм Тамара Сорокинаның да өмәдә тырышып эшләүләрен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев