Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәмәрдән ягында Олы көнгә әзерләнәләр – видео

Саба районының Шәмәрдән поселогында яшәүче карендәшебез Зоя Яковлева өчен Олы көн – иң олы бәйрәм.

Карендәшебездә кунакта “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе журналистлары булып кайткан. Зоя Григорьевна аларга Олы көн бәйрәме, аңа үзенең ничек әзерләнүе турында сөйләгән. 

Христиан динен тотучыларның барысын да Олы ураза, Олы көн белән котлаганнан соң, ул үзенең Пасхага әзерләнүе турында сөйләде.

– Узган елгы Пасха күкәйләрен дә чыгардым әле. Мин аларны ел буе саклыйм. Көннәр бозылып китсә һәм давыл, яшен булганда, тәрәзә төпләренә өләшеп чыгам. Шул давыллар басылгач, яшеннәр туктагач, җыеп алам. Вербное воскресенье булды әле менә. Тал песиләре җыеп алып кайтабыз бит инде ул көнне. Узган елгысын да ташламадым әле. Анысын пичкә ягабыз. Ә инде быелгысын ел буе саклыйм, – дип сөйләде Зоя Григорьевна. – Кулич пешергән юк. Кибеттән сатып алып кайтам. Күкәй җыярга чыккан балаларга өләшергә соклар, конфетлар алып кайтып куйдым. Аллага шөкер, мин әле хәзерге вакытта уразада. Ходай нәрсә бәхилләп торадыр... Канон укып әзерләнеп, ураза тотып, чиркәүгә чыгабыз, язык әйтеп өлеш алып кайтабыз. Пасха көнне тагын чиркәүгә чыгарга дип торам, Алла бирсә.

Зоя Григорьевна үзе Кукмара районының Чура ягы тумасы. Шәмәрдәндә 30-40 күкәй буйый икән.

“Туган авылда 100ләпне буйыйлар, балалар күп йөри. Мин үзем суган кабыгына буялган күкәйне яратам. Табигый, үзебезчә була”, – ди ул.

Зоя Григорьевна, Олы көн уңаеннан, барча кешегә үзенең теләкләрен дә җиткерде:

“Исән-сау булыйк. Илләр тыныч, күкләр аяз, табыннарыбыз һәрчак мул булсын”.

Видеоны шушында басып карый аласыз

Фото авторы: Гөлназ Вахитова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев