Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиянең 2024 елгы китапханә башкаласы итеп Казан шәһәре сайланды

Бу хакта Россия китапханә ассоциациясенең Бөтенроссия китапханә конгрессын ябу тантанасында игълан иттеләр.

Яңа башкаланы сайлаганда төп критерий теге яки бу төбәктә китапханә эшенең торышы булган. Бу хакта республика мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанга мактаулы статусны бу елның китапханә башкаласы Мурманскида тапшырдылар. Тантанада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова катнашты.

Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлау видеосын күрсәттеләр. Ул ассызыклаганча, Татарстан китапханә эшенә зур игътибар бирә.

Бүген Казан муниципаль челтәре составында шәһәрнең һәр районында урнашкан 50 китапханә эшли. Ел саен аларга 200 мең укучы йөри.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев