Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Питрау түгәрәк уены-2023» фестиваленә гаризалар җыю башланды

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 15 июльдә Җөри авылында узачак Республика керәшен этник сәнгате фестиваленә гаризалар кабул итә башлады.

«Түгәрәк уен» фестивале Питрауның төп мәйданнарының берсендә уза. Фестивальнең төп максаты: керәшеннәрнең этник культурасын үстерү һәм саклау. Төрле район, республикада яшәүче фольклор ансамбльләр әлеге чарада катнашырга тырышалар. Ел да Питрауга 50гә якын ансамбль килә, быел да шулай булыр дип көтелә. Катнашучы ансамбльләр дипломнар белән бүләкләнәчәкләр. 

Катнашу өчен гаризалар 20 июньгә кадәр ccemelyanova@mail. ru почтасына кабул ителә.

Конкурс 3 этаптан торачак:

  1. Заявкалар кабул итү;
  2. Сайлап алу этабы;
  3. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы фольклор коллективларының 15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узучы «Питрау» керәшен культурасы фестивалендә чыгышлары, бүләкләү.

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча узачак:
-«Фольклор ансамбле»;
-«Урам фольклор театры»;
-«Инструменталь башкару»;
-«Этник вокал (солист)»;
-«Фольклор эстрада вокалы (солист)»;
-«Фольклор хореографик коллектив»;

Белешмәләр өчен телефон:
8 (843) 293-16-29, 8-906-385-53-17, 8-902-718-84-86

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев