Пасхада яшьләрнең таган атынуын яхшыга юраганнар
Галим, фольклорчы Геннадий Макаровның “Керәшен мәдәнияте” китабында басылган “Кызлар таган атынса – җитен уңа...” дигән язмасы
Иисус Христосның терелеп торган көнендә чиркәүдәге иртәнге Пасха келәвендә, ел тәүлегендә уздырылган келәү хезмәтләрдән үзгә буларак, укылып түгел, бары тик җырланып алып барылган. Билгеле, җырламыйча уку бәйрәм хисе бирми. Җырлау турында болай диләр ич: “Җырлаганда кемнең күңеле рәхәтләнмәс”. Чиркәүдә уздырылган Пасха келәвеннән соң, күңелләр сөенеч белән тулган. Бу вакытта матур бер гадәт кабул ителгән: храмнан кайтканда үзара сөйләшмәгәннәр, тик иман җырулары гына башкарып кайтканнар.
Халык Гаделлек Кояшы Христосның Терелү көненә язгы табигать тә уяна, үзенең сөенечен күрсәтә, дип ышанган. Авыл халкы, чиркәүдәге иртәнге келәүдә үзләренең алып барган ризыкларын аруландырып, өйләренә кайтып, кызыл күкәй белән авыз ачканнар. Шуннан гаилә түгәрәгендә Ходайны данлап Олы көн җыруларын җырлаганнар.
Иртә таңнан балалар кызыл йомырка җыярга чыккан. Олы көндә, элеккедән калган гадәт буенча, өйгә иң беренче кергән ир баланы каз оясына утыртып “черләткәннәр”. Ул, каз оясына яисә ишек бусагасына утырып:
Чер-чер, чер тавык,
Безгә күкәй бир тавык,
Бу өй хуҗаларының
Каз-тавыгы күп булсын,
Үрдәкләре үрчесен,
Абзар тулы мал булсын
Шундый теләкләр әйтеп “Черләгән”. Аягы җиңел булган баланы ел саен, иң беренче безгә кер, дип чакырганнар. Аңа кызыл йомырка гына түгел, баллы прәннекләр, башка тәм-томнар биреп чыгарганнар.
Борын заманнардан ук Христосның Терелү көнендә өй борынча Олы көн җыруларын җырлап йөрү гадәте булган. Андый җыруларда Терелеп торган Христосны, Алла Анасын һәм изгеләрне данлаганнар. Мондый гамәл игенчелеккә, мал-туар асрауга, хуҗалыкка булышлык китерә дип ышанганнар. Олы көн җыруларын башкаручыларны кызыл күкәй һәм башка татлы ризыклар белән сыйлаганнар.
Олы көннән таган атынып күңел ача башлыйлар. Гадәттә кызларны атындыралар. Кызларны ныгытып атындырсалар, җитеннәр озынрак булып үсәр, ашлыклар мул уңыш бирер, авылда туйлар да күбрәк булыр, дип юрыйлар. Кайвакытта үзләре ошаткан кешесенең исемен әйттермичә, кызларны таганнан төшермәгәннәр. Төрле авылда төрле таган асты көйләрен җырлаганнар.
Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев