4 июнь – Тройсын көнендә, Я. Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге белән Кайбыч районы берлектә Олы Тәрбит авылында зурлап Җармука бәйрәме оештырылар.
Программада: концерт-тамаша, тройсын җолалары, түгәрәк уен, балалар мәйданчыгы, фотозона һәм җармука узачак.
Чакырылган кунаклар арасында "Багалмам", "Саләм", "Казансу", "Тумар", "Бәрмәнчек" ансамбльләре бар. Кайбыч районының данлыклы "Тәңкәләр", "Сәүдияр", " Гылбулар" фольклор ансамбльләре дә бәйрәмнең асыл бизәге булачак. Шулай ук, үзешчән артистларның да чыгышлары көтелә. Бәйрәмне талантлы карендәшебез Дмитрий Баранов алып бара.
Үткәрү урыны: Олы Тәрбит авыл мәдәният йорты каршындагы мәйдан.
Вакыты: 11:00.
Нет комментариев