Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәзәкләр күңелне күтәрә

Мәзәк — борынгы заманнарда ук туып, безнең көннәрдә дә актив яши һәм үсә торган жанр.

Настя түти аяк очларына гына басып ишек төбенә килә, колагын куеп тыңлап тора, аннан тиз кенә кухняга чыга да, кайнап утырган ашка бер кап тоз тондырып, ялт кына бүлмәсенә кереп китә. Аның коммуналь торактан аерым фатирга күчүенә инде өч ел, ләкин кайчагында әнә шулай онытылып киткәли. Картлык галәмәтедер инде.

* * *

Ат каршына бүре килеп чыга:

- Менә бәхет! Туйганчы ит ашыйсы көн дә булыр икән!

- Ашыкма әле син, бүре, башта минем дагадагы язуны укып кара.

Бүре укырга дип иелүе була, ат моның маңгаена тибеп җибәрә. Ярты сәгатьтән бүре аңына килә:

- Пычагыма кирәк идеме инде миңа аның дагасындагы язу? Укый белсәм әле бер хәл иде...

* * *

Акыллы хатын иреннән һәрвакыт киңәш сорый, ләкин бу киңәшне ул беркайчан да тотмый, чөнки дивана түгел.

* * *

Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе – икенчесенә:

- Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар – бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек – бигрәк тә син.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев