Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марафончы Лариса Әхмәтшинаның оныгы Алима Россия көнендә Мәскәүдәге концертта чыгыш ясады

Казан шәһәренең “Әллүки” курайчылар студиясендәге “Алтын” ансамбленә йөрүче бер төркем бала Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясап кайтты.

"Ансамбльнең җитәкчесе — Ләйсән Гәрәева. Ул озак еллар керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестында уйнады. Ә хәзер шушы курайчылар студиясен оештырды. Анда төрле яшьтәге өч дистәдән артык бала шөгыльләнә. Минем 3нче класска күчкән оныгым Алима алты яшеннән әлеге курай студиясенә йөри. Ләйсән Нургаязовна «Алтын» ансамбленә йөрүче балаларның бер чыгышы видеоязмасын Россиякүләм онлайн конкурска җибәргән иде. Нәтиҗәдә, ансамбль чыгышы I дәрәҗәдә лауреат исеменә лаек булды", — дип хәбәр итте безгә Минзәлә районының Мәлкән авылыннан карендәшебез Лариса Михайловна. 

Ансамбль Мәскәүгә, Россия көненә багышланган зур концертта чыгыш ясарга чакырылган. Ул концерт Церетели исемендәге сәнгать галереясендә булган. Анда Россия төбәкләреннән онлайн конкурсларда җиңгән төрле милләт артистлары, ансамбльләре катнашкан. Татарстан, Казан данын яклап чыгыш ясаган «Алтын» курайчылар ансамблен көчле алкышларга күмгәннәр. Ансамбль тамашачыларны затлы, милли костюмнары белән дә таң калдырган.

Икенче көнне бу ансамбль балалары халыкара «Башкала йолдызлары» конкурс-фестивалендә чыгыш ясаганнар. Конкурста аларны сәхнәгә беренче итеп чыгарганнар. Ә шулай да балалар каушап калмаган, аларның чыгышын жюри югары бәяләгән: I дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булган. Кичен исә зур уңыш белән Гала-концертта курайда уйнаганнар. Ансамбльнең уңышлары, беренче чиратта, җитәкчеләре Ләйсән Нургаязовнаның олы хезмәте нәтиҗәсе. Шулай ук, бу җиңүләрдә балаларның тырышлыгы һәм ярдәмчел әти-әниләрнең дә өлеше зур. «Алтын» ансамбленә һәм, гомумән, «Әллүки» курайчылар студиясенә йөрүче балаларга алга таба да иҗатта зур уңышлар, җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев